КШТИ коллективы "Урман утырту көне" акциясендә катнашты

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 5 маенда Казан шәһәре торак инспекциясе коллективы башлыклары Латыйпов Руслан Камил улы җитәкчелегендә Щербаково поселогы янәшәсендә урман биләмәсе территориясендәге Дәрвишләр урманында 200 тирәсе үсенте утыртты.

Әлеге акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән, гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт.

Әлеге чара быел, дәүләт башлыгы тарафыннан игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елында, аеруча актуаль, чөнки безнең һәркайсыбыз инициатива белдерә һәм үз агачын утырта ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International