Планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре турында

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Гражданнарның Яшел Үзән районы, Түбән Камара ш.т.п., Җиңүгә 40 ел урамындагы күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен тиешенчә карап тотмауга бәйле  мөрәҗәгатен карау барышында Җиңүгә 40 ел урамы буенча 2а, 4а, 6а, 8а номерлы йортларның йорт яны территорияләре кардан, боздан һәм чүптән чистартылмаган, йорт нигезендә ярыклар һәм урыны-урыны белән утырган җирләр булуы, подъездларга керә торган ишекләрнең периметры буйлап штукатурканың җимерелүе, Җиңүгә 40 ел урамы буенча 8а номерлы йортның цоколь тышчасында өлешчә җитешсезлекләр булуы, шулай ук Җиңүгә 40 ел урамы буенча 4а номерлы йортта салкын су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмау факты (су басымы түбән) ачыкланды, бу хакта тиешле акт төзелде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә "ДОМУПРАВ" ТМШ җитәкчесе ТР ДТИ башлыгы урынбасары карары нигезендә 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Инспекция күрсәтмәсен үтәү максатында "ДОМУПРАВ" ТМШ тарафыннан Җиңүгә 40 ел урамы буенча 2а, 4а, 6а, 8а номерлы йортларның йорт яны территорияләре билгеләнгән чорда кардан һәм чүп-чардан чистартылган.

Моннан тыш, "ДОМУПРАВ" ТМШ адресына билгеләнгән чорда йортларның нигез өлешләрен, подъездларга керә торган ишекләрнең периметры буенча штукатурканы, Җиңүгә 40 ел урамы буенча 8а номерлы йортта цоколь өлешен ремонтлау, Җиңүгә 40 ел урамы буенча 4а номерлы йортта салкын су белән тәэмин итү системасын норматив торышка китерү күрсәтмәсе дә бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International