ТР ДТИ уздырган тикшерү нәтиҗәсендә Казан ш. Идарәче оешма директоры административ җаваплылыкка тартылды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Гражданнар мөрәҗәгате нигезендә Казан шәһәрендәге Идарәче оешмага (алга таба – Идарәче оешма) карата ТР ДТИ тарафыннан уздырылган тикшерү барышында хокук бозу очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә: 2017 елның гыйнвар аеннан башлап 2017 елның декабренә кадәрге чорда Идарәче оешма Казан ш., Промысловая ур. буенча 5 номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләргә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда, Россия Федерациясе Торак кодексының 15 ст. бозып, Идарәче оешма тарафыннан билгеләнгән торак урын мәйданнары зурлыкларыннан файдаланган, бу исә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләмәүгә китереп чыгарган.

ТР ДТИ тарафыннан Идарәче оешмага ачыкланган бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Билгеләнгән хилафлыклар өчен Идарәче оешма директоры 50 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International