2017-2018 елларда җылыту чорының тәмамлануы турында

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2018 елның 11 маена карата Чистай ЗТИ контролендә булган барлык муниципаль районнарда, биш тәүлек дәвамында уртача һава температурасы +8 градустан югары булуы билгеләнү аркасында, 2017-2018 елларда җылыту чорын тәмамлау турында карар кабул ителде.

2017-2018 елларда җылыту чоры барышында Чистай ЗТИ тарафыннан, сыйфатсыз күрсәтелгән җылы белән тәэмин итү хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләрдә гражданнардан килүче мөрәҗәгатьләргә үз вакытында йогынты ясау максатларында, "кайнар линия" телефоны эше оештырылган иде. "Кайнар линия" телефонына гражданнардан барлыгы 19 мөрәҗәгать килде, шулардан 18е – Чистай шәһәрендә яшәүчеләрдән, 1 мөрәҗәгать Спас районы Болгар шәһәреннән. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да билгеләнгән тәртиптә Чистай ЗТИ тарафыннан каралды. Мөрәҗәгатьләрнең барысы буенча да диярлек идарәче оешмалар тарафыннан җылы белән тәэмин итүнең йорт эче системасы эшендә булган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча оператив рәвештә чаралар күрелде. Бер тикшерү нәтиҗәсендә 1 күрсәтмә бирелде, ул билгеләнгән чорында үтәлде.

Тулаем алганда, 2017-2018 елларда җылыту чоры Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында каршылыкларсыз, аварияләрсез һәм гадәттән тыш хәлләрсез узды, җылы белән тәэмин итүдән өзеп торулар күзәтелмәде.

Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан алда торучы яңа җылыту чорына әзерлек эшләре башланды, җылыту системаларын юдыру һәм һава кудырту графиклары төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International