2017 елның декабрендә Нурлат ш., Спорт ур., 11 адресы буенча яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә "Комфорт" ТМШ адресына җылылык энергиясен исәпкә алу буенча йорттагы уртак җайланманың эшлекле халәттә булуын тәэмин итү һәм исәпкә алу җайланмасын коммерция исәбенә кую турында күрсәтмә бирелде.
2018 елның 26 апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күрсәтмә үтәлмәгән, бу хакта "Комфорт" ТМШ карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. Административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомстволык буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.
Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарлымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.