Юридик затларга карата планлы тикшерүләр уздырылуы хакында

2018 елның 27 апреле, җомга

2018 елга юридик затларны тикшерү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән план нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Уңайлы йорт" ТМШ идарәче оешмасына карата планлы тикшерү уздырылды, Зәй шәһәрендә гомуми мәйданы 14,8 мең кв.м. 11 күпфатирлы торак йорт каралды. Тикшерү нәтиҗәсендә КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның ачыкланган төп очраклары: фасадтагы газүткәргечнең буяу өслеге өлешчә купкан, җылыту системасы трубаларының изоляциясе бөтен түгел, подъездларга агымдагы ремонт уздыруның сроклары бозылган, чорма һәм подвал бүлмәләрендә чүп-чар бар, подвал бүлмәсен су баскан һ.б.

          Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына бәйле мәсьәләләр буенча бер үк вакытта документар тикшерү дә уздырылды.     

          Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә "Уңайлы йорт" ТМШ идарәче оешмасы адресына 20 күрсәтмә бирелде. Торак йортлардагы подвалларның санитар-техник торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешманың вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 ст. ("Торак йортларны һәм торак урыннарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу") нигезендә, 4 мең сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

          ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен "Уңайлы йорт" ТМШ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше ("Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның закон бозуларны бетерү турында законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.  Тикшерү материаллары карау һәм карар кабул итү өчен Зәй ш. җәмәгать судына тапшырылды.

          2018 елның 23 апреленә карата җитешсезлек очраклары 4 күрсәтмә буенча бетерелгән, калганнарының үтәлешен ТКЗТИ тикшерүдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International