Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турында эшләр карауны (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү турында кертелгән өстәмәләр нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан инспекциягә Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләреннән җибәрелгән административ материалларны карау эше дәвам итә.
Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. 2018 елның 1 кварталында Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча ЭЭМ бүлекләрендә 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән барлыгы 202 административ материал каралды, шуларның 16сы – Зәй МБ, 186сы Түбән Кама МБ буенча. ТКЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 101000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 202 карар чыгарылды. Хокук бозучылар тарафыннан барлыгы 14000 сум күләмендә штрафлар түләнде. Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 251 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.