Шевченко урамы буенча 138 санлы торак йортка карата планлы тикшерү кысаларында уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча ӘЗТИ инспекторы 27.09.2003 №170 "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылуның берничә очрагын ачыклады:
- ПиН 5.8.3. Трубаүткәргечләрнең герметиклыгы, ялганыш урыннары, ревизияләре, капланма өлешләре бозылу (су үтә торган урыннар булу) – 7-8 нче подъездларның подвал бүлмәсендә ҮҖ кече төенендә су тамган урыннар бар;
- ПиН 5.7.2. һәм ПиН 4.2.3.1. Вентблок шахтасы өстендә зонтларның яки дефлекторларның төзексезлеге (булмавы) – 4 нче подъезд түбәсендә ветиляция шахтасының зонты һәм 2 метр тирәсе озынлыкта парапетта металл су агызу җайланмасы юк;
- ПиН 3.2.8. 1 нче һәм 7 нче подъездларның баскычлы урыннарында 8 нче һәм 9 нчы катлар арасында стеналарда язулар бар;
- ПиН 4.2.4.3. Су агыза торган җайланмаларның һәм гидроизоляция өслегенең конструкцияләре белән берлектә булмавы яисә төзексез эшләве, балкон плитәләре өслегендә су агу урыннары бар – 8 нче подъездның подвал бүлмәсе кыегында кирпеч өеме һәм металл су агызу җайланмасы җимерелгән;
- ПиН 4.6.4.1. Тышкы су агызу системасы төзек түгел (колашалар һәм су агызу трубалары пычранган һәм җимерелгән, аерым элементларның үзара һәм түбәгә тоташа торган урыннары төзек түгел) – 1 нче һәм 2 нче подъездлар арасында подвал бүлмәсе кыегы астында стенаның һәм цокольның дымлану урыннары ачыкланды.
Әлеге җитешсезлекләр "Яшьлек" ТМШ идарәче оешмасының үз бурычларын тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыккан.
Тикшерү нәтиҗәсендә оешма җитәкчесе – "Яшьлек" ТМШ идарәчесе РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә гаепле дип танылды һәм 4000,00 (дүрт мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.