Казан шәһәре торак инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

2018 елның 1 нче кварталында торак фонды буенча Казан шәһәре торак инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан планлы һәм планнан тыш 808 тикшерү уздырылды. Уздырылган тикшерүләр барышында 419 бозу очрагы ачыкланды. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 290 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 75 беркетмә төзелде, шул исәптән: вазыйфаи затларга – 10, физик затларга – 9, юридик затларга – 56, шул исәптән лицензия таләпләрен бозган өчен – 6.

2018 елның 1 нче кварталында Казан шәһәре торак инспекциясенә торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә бәйле мәсьәләләрдә 3287 мөрәҗәгать килде. 2877 мөрәҗәгать тулы күләмендә каралды, ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала бирә.

 Шулай ук, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 29 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 33 кисәтү бирелде, 110 беренчел тикшерү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International