Идарәче компания җитәкчесен РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан Әлмәт ш., Заслонов ур. буенча 4 нче санлы күпфатирлы торак йортка карата планнан тыш уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә Россия Төзелеш күзәтчелегенең 27.09.03 №170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары"н  ПиН 3.2.2, ПиН 3.2.11, ПиН 4.1.15, ПиН 3.4.8, ПиН 2.6.2 буенча бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: 1 нче подъездның тамбур өлешендә гипсокартон бүлемтә һәм стенаның штукатур-фактур өселеге өлешчә бозылган; 1 нче подъездның керә торган тимер ишеге тыгыз ябылмый (япкан вакытта ярык кала); 2 нче подъедзның подвал бүлмәсендәге чокырга су тулган, 2 нче подъездның подвал бүлмәсендә калдык канализация һәм канализация исе килә; торак йорт нигезендә өлешчә боз кисәкләре бар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Надежда" ТЭИ ҖЧҖ җитәкчесенә карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм карау өчен җәмәгать судына җибәрелде. Татарстан Республикасының Әлмәт суд районы буенча 7 номерлы суд җирлегенең җәмәгать судьясы карары белән "Надежда" ТЭИ ҖЧҖ карата 25 000  (егерме биш мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр буенча идарәче компания ачыкланган җитешсезлекләрне тулы күләмендә бетерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International