Күпфатирлы йортларның лифтларында һәм уртак файдалану урыннарында тәмәке тарткан өчен административ хокук бозу эшләрен карау турында

2018 елның 20 апреле, җомга

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 ноябреннән башлап дәүләт торак күзәтчелеге органнарына РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозу эшләрен карап тикшерү бурычы йөкләнде. Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2018 елның 01 гыйнварыннан 31 мартына кадәр булган чорда РФ ЭЭМ Әлмәт районы буенча бүлегендә РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән барлыгы 99 административ эш каралды. ӘЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 49 500 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 99 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International