Лениногорск шәһәре прокуратурасында газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү өлкәсендә законнар үтәлеше буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә: йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмасын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм күпфатирлы йортларда төтен юлларының, вентиляция каналларының төзек рәвештә эшләвен тәэмин итү иде. Киңәшмәдә Лениногорск шәһәре прокуроры С.Г. Парамонов, хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләре, "Лениногорскгаз" ЭҖИ җитәкчесе, махсуслаштырылган оешмаларның җитәкчеләре, шулай ук Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгы Р.М.Галиев катнашты.
Шәһәр прокуроры йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын эксплуатацияләгәндәге проблемалар турында доклад белән чыгыш ясаганнан соң, Бөгелмә ЗТИ башлыгы чыгыш ясады.
"Лениногорскгаз" ЭҖП хезмәткәрләрен газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга кертү мәсьәләсе, шулай ук, төтен һәм вентиляция юлларының эше бозылуны ачыклаганда, "Лениногорскгаз" ЭҖИ белән идарәче оешмаларның үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре закон дәрәҗәсендә җентекләп каралды.
Шулай ук әлеге киңәшмәдә милекчеләре фасадтагы газүткәргечкә хезмәт күрсәтү буенча шартнамә төзү турында карар кабул итмәгән, турыдан-туры идарәдә торучы сигез күпфатирлы йортка кагылышлы мәсьәлә дә каралды. Югарыда аталган йортлар буенча җәйге чорда "Лениногорскгаз" ЭҖИ ягыннан газ белән тәэмин итүне туктатып тору карары кабул ителде.
Эш төркеме утырышында түбәндәгечә карарлар кабул ителде: