Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенең эш йомгаклары

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 елның 1 кварталында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 356 мөрәҗәгать теркәлде һәм каралды. Урынга чыгып планнан тыш рәвештә 69 тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә 64 күрсәтмә бирелде.

          Фасадтагы трубаүткәргечне карап тоту; капиталь ремонт өчен түләү хисаплау; йорттагы уртак мөлкәттән файдалану; мәгълүмат ачу стандарты; адрес атрибутикасы; вентиляция каналларын һәм төтен юлларын карап тоту; диспетчерлаштыру; кар өемнәрен, боз сөңгеләрен һәм бозлавыкларны җыештыру буенча зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы буенча 66 кисәтү чыгарылды.

         Алминистратив җаваплылыкка тарту чаралары күрелде:

 РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше буенча, федераль законда аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюларны бозган өчен физик затларга карата 418 карар чыгарылды, гомуми 209,0 мең сумлык штрафлар салынды.

         РФ КоАП 7.21 (1, 2 өл.) буенча биналарны үзирекле рәвештә үзгәртеп корган һәм үзгәртеп планлаштырган өчен физик затларга 33,5 мең сумлык 16 карар чыгарылды.

         РФ КоАП 13.19.2 ст. буенча, торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматны урнаштырмаган, мәгълүматны тулы күләмендә урнаштырмаган яисә төгәл булмаган мәгълүматлар урнаштырган өчен идарәче компанияләрнең вазыйфаи затларына карата 5 беркетмә төзелде, 15,0 мең сум күләмендә штраф салынды, 2 кисәтү чыгарылды.

         Законлы күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. буенча 7 беркетмә төзелде.

Ике идарәче компания буенча күпфатирлы йортлар белән лицензия таләпләрен бозып, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру очрагы ачыкланды. Вазыйфаи затларга РФ КоАП 14.1.3 ст. буенча 2 беркетмә төзелде, гомуми 50,0 мең сумлык штраф салынды.

         Административ хокук бозу беркетмәләрен төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан хокук бозу очраклары турыдан-туры ачыкланганда йорт яны территориясен карап тотуны бозу фактлары күзәтелгән 58 объект ачыкланды. 58 беркетмә төзелде, гомуми 224 мең сумлык штраф салынды.

Уздырылган тикшерүләр кысасында барлыгы 125,7 мең кв. м. мәйданлы 124 торак йорт каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International