Нурлат районы прокуратурасы тарафыннан 2018 елның 2 апреленнән 10сына кадәр Нурлат шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның йорт эчендәге газ җайланмаларыннан файдалануның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә торак законнары таләпләрен үтәве, ә атап әйткәндә: күпфатирлы йортларның фасадларында һәм подъездларында урнашкан, йортның уртак мөлкәте булып саналучы газүткәргечләр тикшерелде.
Идарәче оешмалар эшчәнлеген тикшерүгә Чистай ЗТИ белгечләре дә җәлеп ителде.
Уздырылган тикшерү барышында билгеләнгәнчә, идарәче оешмалар тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 14.05.2013 № 410 карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелгәндә йорт эчендәге газ җайланмасыннан файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең (алга таба – № 410 кагыйдәләр) 6, 16, 17 пунктлары бозылып, йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү буенча эшләр башкаруга махсуслаштырылган оешмалар белән шартнамәләр төзелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларның № 410 кагыйдәләрнең күрсәтелгән таләпләре бозылуга юл куйган вазыйфаи затларына карата Нурлат районы прокуроры тарафыннан РФ КоАП 9.23 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу эшләрен кузгату турында карарлар чыгарылды, алар карау өчен Чистай ЗТИ җибәрелде.
2018 елның 12 апрелендә РФ КоАП 9.23 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу эшләре Чистай ЗТИ башлыгы тарафыннан каралды. Карау нәтиҗәләре буенча гаепле затларны гомуми 30 000 сумлык штрафлар рәвешендә җаваплылыкка тарту турында 6 карар чыгарылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешмаларга күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.