Нурлат ш. ТМШ җитәкчесен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 13 апреле, җомга

Чистай ЗТИ инспекторы Нурлат ш., Нурлат урамы буенча 13 санлы күпфатирлы торак йортны Нурлат районы прокуратурасы белән бергәләп идарәче оешмаларның йорт эчендәге газ җайланмасының куркынычсызсызлыгын тәэмин итү турында торак законнары таләпләре үтәлүенә уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 4.6.2.3 п. бозылуын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбәдә вентиляция һәм төтен трубаларының кирпеч өеме өлешчә җимерелгән иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Коммунальник" ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Коммунальник" ТМШ рәисе гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча гомуми 4000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Коммунальник" ТМШ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International