Бөгелмә зонасы торак инспекциясе 2018 елның 1 февраленнән 31 мартына кадәрге чорда торак фонды буенча уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында күпфатирлы йортларның түбәләрен, балкон һәм подъезд кыекларын боздан, боз сөңгеләреннән һәм нормадан артык тупланган кардан вакытында чистартуны тикшереп торды.
Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарында барлыгы 112 күпфатирлы йорт тикшерелде.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 38 күрсәтмә бирелде. РФ КоАП 7.22 ст. буенча 2 беркетмә төзелде. Зарури таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр адресына түбәләрне, балкон һәм подъезд кыекларын тиешенчә карап тоту өлегендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 2 кисәтү чыгарылды.
2018 елның 02 апреленә барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән, инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә үтәлгән