Капиталь ремонт фонды формалаштыру хакында

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

"ТР Торак-комунналь хуҗалык фонды" коммерциясез оешмасы (алга таба – шикаять белдерүче) "Анкар" идарәче компаниясе" ҖЧҖ (алга таба – җаваплы як) карата капиталь ремонт фонды формалаштыру өчен 1 608 046 сум 77 тиен түләттерү турында шикаять белән Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.

Суд утырышында билгеләнгәнчә, Казан ш. Идел буе районы буенча Актай ур., 7А, Гарифьянов ур., 25 й., Набережная (Утар) ур., 2В адресларында урнашкан йортлар буенча милекчеләр законда билгеләнгән срокта капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайламаган, шуңа бәйле рәвештә әлеге йортлар буенча капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын Казан ш. Башкарма комитеты "Казан ш. күпфатирлы йортларга карата капиталь ремонт фонды формалаштыру ысулы турында карар раслау турында" 30.04.2014 № 2262 карарында билгеләгән.

№ 2262 карарның 1 пунктында билгеләнгәнчә: капиталь ремонт фондын региональ оператор счетында кушымтага: торак урыннарның милекчеләре капиталь ремонт фонды формалаштыру ысулы турында карар кабул итмәгән күпфатирлы йортлар исемлегенә туры китереп формалаштырырга.

Аталган № 3763 исемлектә Казан ш. Идел буе районы буенча Актай ур., 7А, Гарифьянов ур., 25 й., Набережная (Утар) ур., 2В адресларында урнашкан йортлар күрсәтелгән.

"Анкар" идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан капиталь ремонт фондына акча күчерүләр башкарылмаганга бәйле рәвештә "ТР Торак-комунналь хуҗалык фонды" коммерциясез оешмасы югарыда аталган суммаларны түләттерү турында судка мөрәҗәгать итте.

ТР ДТИ, судта өченче зат буларак катнашып, үз бәяләмәсен бирде, дәгъвадагы таләпләрне хуплады, аларга нигезләнеп суд карары чыгарылды.

№ А65-34168/2017 эш буенча судның 14.03.2018 карары нигезендә шикаятьтәге таләпләр канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International