Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында 2018 елның 1 кварталында инспекция инспекторлары тарафыннан торак фонды буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында 552,09 мең кв. м. мәйданлы 110 торак йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 156 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 101 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде, шул исәптән: вазыйфаи затларга – 3, физик затларга – 11. Гомуми 32 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 24 000 сумы түләнде.
2018 елның 1 кварталында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 169 мәсьәләгә кагылышлы 155 мөрәҗәгать килде. 136 мөрәҗәгать тулы күләмендә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала бирә.
Шулай ук, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 19 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 23 кисәтү бирелде.
Идарәче оешмалар тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә 174,08 мең сумлык эшләр башкарылды.