2018 елның мартында Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 6 апреле, җомга

2018 елның мартында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата  урынга чыгып 36 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аларның 20се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 14 тикшерү гражданнардан ЧЗТИ  кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 2 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2018 елның мартында Чистай ЗТИ тарафыннан, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздыру кысаларында, идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артык тупланган кардан вакытында чистартуы буенча таләпләрне, шулай ук су басуга каршы чаралар уздыру, йорт яны территорияләрен һәм күпфатирлы йорт нигезләрен кардан үз вакытында чистарту буенча таләпләрне үтәве предметына торак йортларга карата тикшерүләр уздырылды.  Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортларга карата да тикшерүләр үткәрелде.

Уздырылган тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 181,61 мең квадрат метрлы 60 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 55 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 34 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде (РФ КоАП 7.22 ст. буенча – 1 һәм РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлеше буенча – 1); гомуми 5000 сумлык штрафлар белдерелде. Элек бирелгән һәм тикшерелгән барлык күрсәтмәләр дә билгеләнгән чорларында үтәлгән, актлар белән ябылган.

2018 елның мартында Чистай ЗТИ гражданнардан язмача 29 мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 19ы урынга чыгып тикшерелде, аларның 17се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Шулай ук 2018 елның мартында, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 3 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә, 22 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 22 кисәтү бирелде.  

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның март аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 105 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International