Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2018 елның 01 февраленнән 31 мартына кадәрге чорда торак фонды буенча уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында күпфатирлы йортларның түбәләрендә, балконнарында һәм подъезд әвеслекләрендә бозлыкларның, боз сөңгеләренең һәм нормадан артык тупланган кар катламнарының булу-булмавын тикшереп торды.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында барлыгы 222 күпфатирлы йорт тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 12 күрсәтмә бирелде. Зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына түбәләрне, балконнарны һәм подъезд әвеслекләрен тиешенчә карап тоту өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 86 кисәтү бирелде.
2018 елның 01 апреленә барлык җитешсезлекләр дә бетерелде, инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә үтәлгән.