Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй ш. Җиңү Проспекты буенча 1/14 номерлы йортның 106 нчы фатирында яшәүченең фатирда кайнар су этеменең булмавына кагылышлы мөрәҗәгатен карады.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне сыйфатсыз күрсәтү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары, фатирда яшәүченең мөрәҗәгате буенча чараларны вакытында күрмәгән өчен "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" 7.23 ст. буенча, 1000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ тарафыннан "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына бирелгән күрсәтмә нигезендә әлеге хилафлык очраклары бетерелде, фатирда кайнар су белән тәэмин итү нормага китерелде, бу хәл фатир хуҗасының имзасы куелган тикшерү акты белән расланды.