Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама ш., Химиклар урамы буенча 14 номерлы торак йортта яшәүченең күпфатирлы йортта урнашкан торак булмаган бүлмә буенча торак хезмәтләренә түләү тәртибенең бозылуына кагылышлы мөрәҗәгатен карады.
Россия Федерациясе Торак кодексының 158 ст. 1 өлеше буенча күпфатирлы йортта бүлмәләрнең милекчеләре әлеге мөлкәткә уртак мөлкәтчелек хокукында үзенең өлешенә тигез булган күләмдә, күрсәтелә торган торак хезмәтләре өчен һәм капиталь ремонтка кертемнәр түләү юлы белән, күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту чыгымнарын түләүдә катнашырга тиеш.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе торак булмаган бүлмә милекчесе белән идарә шартнамәсен төземәгән, уртак мөлкәтне карап тоткан өчен торак булмаган бүлмә милекчесенә түләүләр хисапланмаган.
Ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе 2.11 ст. "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнарын бозу" буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү материаллары карау һәм карар кабул итү өчен судка җибәрелде.
"Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ адресына инспекция тарафыннан торак йортларда торак булмаган бүлмәләрнең милекчеләренә торак хезмәтләре өчен түләү хисаплауны тәртипкә салу күрсәтмәсе бирелде.