Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карарының 5 п. нигезендә барлык идарәче оешмалар, шул исәптән ТМШ, ТТК, Интернет челтәрендә үз эшчәнлекләренә кагылышлы мәгълүматны ачарга тиеш. Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат Мәгълүмат ачу стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасында торак фондын мониторинглау буенча дәүләт мәгълүмат системасында (https://bars-monjf.tatar.ru) урнаштырыла.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2016 елда Зәй муниципаль районында күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында идарәче оешмаларның мәгълүмат ачу дәрәҗәсенең тулы булу-булмавын тикшерде, нәтиҗәдә идарәче оешмалар адресына зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында инспекция тарафыннан 9 кисәтү һәм 8 күрсәтмә бирелде.
ТКЗТИ биргән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен, Зәй җәмәгать суды карары нигезендә "Төзүче" ТТК, "Жемчужина" ТМШ, "Девятиэтажка" ТМШ, "Ышаныч" ТМШ идарәче оешмалары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше ("Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү") нигезендә, һәркайсына 10 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнеп, административ җаваплылыкка тартылды. "Иске Зәй" ТМШ адресына Зәй ш. җәмәгать суды тарафыннан кисәтү рәвешендә административ җәза чыгарылды.
Хәзерге вакытта ИК һәм ТМШ тарафыннан җибәрелгән барлык җитешсезлекләр дә бетерелде.