Зәй ш., Төзүчеләр ур., 18 адресы буенча йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылу хакында

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй ш., Төзүчеләр урамы буенча 18 нче йортта яшәүчеләрнең йортны карап тотканда һәм ремонтлаганда торак законнары бозылуга кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карады. Урынга чыгып планнан тыш уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына Түбән Кама торак инспекциясе тарафыннан баскыч урыннарын карап тоту өлешендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүгә күрсәтмә бирелде. 

         ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән чорда үтәмәгән өчен "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ инспекция тарафвннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше ("Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү") нигезендә 15 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

          ТКЗТИ тарафыннан кабат бирелгән күрсәтмә буенча инспекция ачыклаган җитешсезлекләр тулы дәрәҗәсендә бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International