КШТИ катнашында кыска вакыт аралыгында канализация линиясе чүпләнүне һәм подвал бүлмәсен су бастыруны туктатырга мөмкин булды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Нурсолтан Назарбаев урамы буенча 15 номерлы йортта яшәүчедән подвал бүлмәсен су басуга кагылышлы мөрәҗәгать килде.

Әлеге йорт белән "Идел буе районы ТКХ ИК" ҖЧҖ идарә итә. Инспекция тарафыннан, идарәче компания вәкилләре белән берлектә, мөрәҗәгатьне 2018 елның 12 февралендә урынга чыгып карау барышында билгеләнгәнчә, подвал бүлмәсен тышкы канализация линиясе чүпләнүгә бәйле рәвештә, чыннан да, өлешчә су баскан, грунт юешләнгән иде.

"Водоканал" МУП вәкилләре тикшергәндә трубаүткәргечнең Агрономическая урамы буенча 6 санлы йорт каршындагы юл өслеге астында урнашкан бер өлешендә төзексезлек җире ачыкланды. Инспектор тарафыннан "Водоканал" МУП адресына әлеге авария очрагын бетерү эшләрен башкару йөкләмәсе бирелде.

  Кыска вакыт эчендә трубаүткәргеч алмаштырылды һәм 2018 елның 19 февралендә тикшергән вакытта тышкы канализация линиясе эшкә җигелгән, Н.Назарбаев урамы буенча 15 йортның подвал бүлмәсе корытылган иде.

 Яңадан уздырылган контроль тикшерү барышында подвал бүлмәсе коры, санитар эшкәртелгән иде, тышкы канализация системасы эшендә җитешсезлекләр ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International