Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй ш., Нәриманов урамы буенча 15 номерлы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан алынган мөрәҗәгатен карады.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне сыйфатсыз күрсәтү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең директоры Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" 7.23 ст. буенча, 1000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Билгеләнгән тәртиптә "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына, әлеге коммуналь хезмәтне тулы дәрәҗәдә күрсәтмәгән барлык чорга түләүне яңадан хисаплап, фатирларны кайнар су белән тәэмин итүдәге температура режимын нормативка китерү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.
Моннан тыш, "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына подвал бүлмәсен норматив документлардагы таләпләргә ярашлы рәвештә карап тоту өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү чыгарылды.