Мөлкәтчегә ТКХ өчен хисапланган түләүләрне дөресләп хисаплау

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Вахитов ис. проспект буенча 17 нче йорттагы торак урын милекчесенең мөрәҗәгате буенча Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан “Энтузиаст” ҖЧҖнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр хисаплау өлешендә җитешсезлекләр җибәрүе ачыкланды, бер кеше рәсми теркәлгән очракта түләүләр яшәүче өч кеше исәбеннән хисапланган. Яр Чаллы ЗТИ административ материалы нигезендә Яр Чаллы шәһәренең җәмәгать судьясы 75 000 сум күләмендә штраф салып, идарәче компанияне административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды.

Яр Чаллы ЗТИ күрсәтмәсе нигезендә “Энтузиаст” ҖЧҖ идарәче компаниясе 2018 елның гыйнварында 2017 елның июнь-октябрь айлары өчен хисапланган ТКХ түләүләрен 6 104,84 сум күләмендә киметеп исәпләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International