Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турында эшләрне карауны (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү өлешендә кертелгән өстәмәләр нигезендә Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Алабуга районы буенча РФ ЭЭМ бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карау эше дәвам итә.
2018 елда Алабуга МБ буенча барлыгы 60 административ материал каралды. Гомуми 30 000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 60 карар чыгарылды, 2000 сумлык штрафлар түләнде.
Законнарда билгеләнгән чорда штрафларны түләмәгән өчен административ материаллар инспекциядән мәҗбүри үтәтү өчен Алабуга муниципаль районының Суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.