2018 елның 11 гыйнварында РФ Торак кодексына күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләүгә бәйле үзгәрешләр законлы көченә керде, асылда, лицензия таләпләренең исемлеге киңәйтелде.
Әйтик, РФ Торак кодексының 193 ст. 1 өлешендәге 1.1 пункты буенча, лицензия алырга теләүче затның фирма аталышы күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукы алданрак барлыкка килгән лицензиатның фирма аталышы белән бутау дәрәҗәсендә бердәй яисә охшаш булмавы лицензия таләбе булып тора.
Әлеге лицензия таләбенә җавап бирмәүче лицензиатлар РФ ТК үзгәрешләре үз көченә кергән көннән башлап алты ай эчендә, ягъни 2018 елның 11 июленнән соңга калмыйча үзләренең гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертергә тиеш.
Чистай ЗТИ тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы лицензиатларның фирма аталышлары Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр реестрында мәгълүматлары булган башка лицензиатларның аталышлары белән бердәй һәм охшаш булу-булмавына тикшерү уздырылды. Ачыкланганча, Нурлат шәһәрендә һәм Чистай шәһәрендә Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендәге идарәче компанияләрнең атамалары белән фирма аталышларында охшашлыгы булган идарәче компанияләр эшчәнлек башкара.
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 статьясы таләпләрен үтәү максатында, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге аерым норматив хокукый актларга 2018 елның гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләрнең кертелүе хакында мәгълүмат җиткерү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан үзенә беркетелгән районнардагы идарәче компанияләрнең барысына да хатлар юлланды.
Нурлат ш. һәм Чистай ш. аталышларында бердәйлеге һәм охшашлыгы булган идарәче компанияләр белән киңәшмәләр уздырылды, алар барышында лицензиатларга предприятиеләрнең исемнәрен яңа лицензия таләбенә туры китерү максатларында гамәл кылу тәртибе турында аңлатмалар бирелде.