Бөгелмә зонасы торак инспекциясе коллективы "Татарстан чаңгы юллары - 2018" чаңгы чабышларында катнашты

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Дистәләрчә еллар дәвамында "Россия чаңгы юллары" иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсен яратучы кешеләрне берләштерә. Әлеге күркәм, күләмле кышкы бәйрәмнең шанлы тарихы бар, аны төрле буынга караучы чаңгы осталарының легендар исемнәре һәм казанышлары күркәмләндереп тора. Елдан-ел "Россия чаңгы юллары" барлык илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнә бара. Актив ял яратучы гади кешеләр стартка күбрәк чыга, алар өчен системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү яшәү рәвеше булып тора. Шулай итеп, 10 февраль көнне, XXXVI ачык "Россия чаңгы юллары - 2018" россиякүләм чаңгы ярышлары кысаларында, Бөгелмәдә "Татарстан чаңгы юллары - 2018" массакүләм чаңгы ярышлары старт алды.        

Ләкин тизлек һәм вакыт буенча яңа рекордларга ирешер алдыннан, Бөгелмә халкы чабышларны тантаналы рәвештә ачу чарасында катнашты.

        Үз стартын көткәндә өч меңнән артык кеше массакүләм чаңгы ярышларын ачу тантанасына җыйналды. Биредә үк мәктәп укучылары, стуңентлар һәм өлкән спорт сөючеләр арасында да массакүләм ярышлар узды. Моннан тыш, ярыш кысаларында теләге булганнар төрле яшь категорияләре буенча чаңгы спортындагы ГТО нормаларын да тапшыру мөмкинлеген алды.

         Биш чакрымлы дистанциягә теләге булган һәркем чыгарылды."Татарстан чаңгы юллары - 2018" массакүләм чаңгы ярышларында шулай ук Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Бөгелмә ЗТИ коллективы тарафыннан һәр ял саен чаңгы белән походлар уздыру карары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International