Халык тарафыннан Көнкүрештә газ җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләре бозылу турында

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2018 елның 26 гыйнварындагы "Альметьевскгаз" ЭҖП телефонограммасы буенча Әлмәт шәһәренең Җәлил урамындагы торак йорттагы фатирларның берсе буенча идарәче оешма, йорт эче газ челтәрләренә хезмәт күрсәтүче "Ильмар полюс" оешмасы, төтен һәм вентиляция каналларына хезмәт күрсәтү оешмасы һәм Әлмәт зонасы торак инспекциясе катнашында комиссия тикшерүе уздырылган. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге фатирда өлкән яшьтәге ялгыз хатын, хәтере начарлану сәбәпле, конфорка кранын утсыз килеш ачып калдырган, бу исә кухня бүлмәсенең, күрше бүлмәләрнең һәм подъездның газ белән тулуына китергән, әлеге хәл 2018 елның 24 гыйнварында "Альметьевскгаз" ЭҖП авария-диспетчерлык хезмәтендә теркәлгән.

РФ Хөкүмәтенең "Йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан файдаланганда һәм аларны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү чаралары турында" 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары нигезендә комиссия тарафыннан әлеге фатирга газ бирүне туктату турында карар кабул ителгән. Йорт эче газ челтәрләренә хезмәт күрсәтүче оешма тырышлыгы белән әлеге фатирга газ бирү газ трубасына томалагыч урнаштыру юлы белән башкарылган, тиешле акт төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International