"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырыла.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан кышкы шартларда торак йортларның түбәләрен, өй кыекларын һәм балконнарны карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә зарури таләпләр үтәлешен тикшерү максатларында Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай штп., Алексеевск штп., Нурлат ш. һәм Чистай ш. юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырылды.
Юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, тулаем алганда, күрсәтелгән районнарда түбәләрне, өй кыекларын һәм балконнарны кардан вакытында чистарту чаралары күрелә: тикшерелгән күпфатирлы йортларның түбәләрендә, өй кыекларында һәм балконнарында нормадан артык кар туплану очраклары, бозлавыклар һәм боз сөңгеләре ачыкланмады.
Идарәче оешмалар тарафыннан кышкы шартларда күпфатирлы йортларның түбәләрен, өй кыекларын һәм балконнарны карап тоту өлешендә торак законнарындагы зарури таләпләр бозылуны кисәтү максатларында 14 кисәтү бирелде