2017 елның 12 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнардагы торак фондына карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында гомуми мәйданы 6698,54 мең квадрат метр булган 875 күпфатирлы йорт каралды.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 966 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 876, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 62, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 28.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 632 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 120 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 14, вазыйфаи затларга – 46, физик затларга – 60.
430100 сумлык гомуми штраф санкцияләре белдерелде, БЗТИ буенча –304500 сум, җәмәгать суды буенча – 125 600 сум. Фактта штрафларның 421800 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 98%ын тәшкил итә.
2017 елның 12 аенда идарәче компанияләр тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда уртак мөлкәтне ремонтлау буенча 8077,5 мең сумлык эшләр башкарылды.