Подвалны канализация агынтылары басу мәсьәләсе буенча

2018 елның 9 феврале, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Ленин урамы буенча 23 номерлы йортта яшәүчеләрнең подвал бүлмәсенең канәгатьләндерерлек торышта булмавына кагылышлы күмәк мөрәҗәгате каралды.

         2018 елның 24 гыйнварында уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, подвал бүлмәсе дымлы бар һәм канализациядән килүче су баскан, әлеге урын җыештырылмаган һәм йогышсызландырылмаган.

         Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә һәм күпфатирлы йортлар белән лицензия таләпләрен бозып идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең җаваплы вазыйфаи заты инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү материаллары карау һәм карар кабул итү өчен Зәй ш. җәмәгать судына тапшырылды.

         "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә, 2018 елның 09 февраленә кадәр, подвал бүлмәсен йогышсызландырып, су басу эзләрен бетерү, подвал бүлмәсенең 51 нче фатир астындагы өлешендә тишекләрне, ярыкларны томалау күрсәтмәсе бирелде.

         Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International