Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча адреслы төбәк программаларын тормышка ашырганда гражданнарга тапшырылган торак урыннарның сыйфат мәcьәләләре буенча Россиякүләм селектор киңәшмәсенең 22.11.2017 №848-ПРМ-АЧ беркетмәсенең 9.2 пунктын үтәү максатында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда Яңа Чишмә муниципаль районында аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча файдалануга тапшырылган 1 фатирлы торак йортлар тикшерелде.
2018 елның 15 гыйнварында уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә Югары Бистә урамы буенча 1 нче йортта эшләр башкару сыйфатын бозу очраклары ачыкланмады. Яңа Чишмә авылының Миләшле урамы буенча урнашкан йортта йорт нигезләрендә ярыклар булуы, цоколь өлешендә штукатур һәм буяу өслеге булмавы ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты адресына 2018 елның 01 июненә кадәр ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү зарурлыгы турында хат юлланды, әлеге эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды