2017 елда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт сыйфатын тикшереп тору чаралары уздырылуы турында

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Алабуга зонасы торак инспекциясе тикшереп тора торган районнарда кыска чорлы капиталь ремонт программасына 59 күпфатирлы йорт кертелгән иде, шул исәптән: Әгерҗе МБ - 9 йорт, Алабуга МБ - 31 йорт, Мамадыш МБ - 9 йорт, Менделеевск МБ - 10 йорт.

2017 елда эшләрне башкару сыйфатын бәяләү буенча инспекция тарафыннан барлыгы 530 тикшерү уздырылды. Башкарма комитетларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 58 күрсәтмә җибәрелде, аларның барысы да үтәлде.

Барлык районнарда эшләр сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарылды. 2017 елда дүрт муниципаль районда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы тулы күләмендә үтәлде, барлык йортлар да Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International