2017 ел өчен Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлегенә йомгак ясалды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елда Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында уздырылган планлы, планнан тыш тикшерүләр, инспекция тикшерүләре уздыру кысаларында гомуми мәйданы 4424,9 мең квадрат метр булган 1158 йорт каралды. Тикшерүләр барышында 2067 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 901 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 53 беркетмә төзелде, гомуми 178 000 сумлык штрафлар салынды, шуның 129 800 сумы түләнде.

2017 елда Чистай ЗТИ адресына барлыгы 379 мөрәҗәгать килде, 2016 ел белән чагыштырганда бу – 114 мөрәҗәгатькә күбрәк. Килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген (124) торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау мәсьәләләре тәшкил итә, бу хәл, иң беренче чиратта, әлеге хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибен җайга салучы законнарга үзгәрешләр кертелүгә бәйле. Инспекциягә килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 6сы ведомство карамагы буенча башка оешмаларга карау өчен җибәрелде, 233 мөрәҗәгать буенча аларны уңай хәл итү буенча чаралар күрелде һәм аңлатмалар бирелде, 94 мөрәҗәгать инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде), 18 мөрәҗәгать карау стадиясендә һәм 28 мөрәҗәгать буенча гражданнар тарафыннан бәян ителгән фактлар расланмады.

Йорт яны территорияләренең санитар торышын һәм торак фондын төзекләндерүне контрольдә тоту кысаларында 2017 елда Чистай ЗТИ тарафыннан 292 күпфатирлы йорт яны территориясе тикшерелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 160 күрсәтмә бирелде, алар билгеләнгән чорларында үтәлде.

2017-2018 еллар җылыту чорына торак фондын әзерләү буенча чаралар үтәлешен тикшереп тору кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан гомуми мәйданы 410,2 мең квадрат метр булган 241 торак йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә 233 торак йортта торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 662 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 233 күрсәтмә бирелде, шулай ук РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 52 мең сумлык штрафлар салынып, административ хокук бозулар турында 13 беркетмә төзелде (штрафлар түләнде). 

2017 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 48 күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышын тикшереп тору кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан 194 тикшерү уздырылды, эшләрнең сыйфатын һәм башкару технологиясен бозуның 17 очрагы ачыкланды, җитди бозуларны бетерү буенча 2 күрсәтмә бирелде (җитешсезлекләр бетерелде). Капиталь ремонт буенча эшләр башкару графигын бозган өчен 8 кисәтү бирелде. 185-ФЗ номерлы Федераль законда каралган эш төрләренә туры килүе буенча башкарылган эшләр турында актларны тикшергәндә КС-2 формасы буенча башкарылган эшләр турында 167,161 миллион сумлык   471 акт кабул ителде. Капиталь ремонты төгәлләнгән барлык йортлар да эксплуатациягә кабул ителде (эксплуатациягә кертү турында 48 акт имзаланды).

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар мәгълүматларына караганда, 2017 елда күрсәтелгән оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 5485,6 мең сумлык эшләр башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International