2018 елның 11 гыйнварында, РФ Торак кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар, торак яисә торак-төзелеш кооперативлары, махсуслаштырылган башка кулланучылар кооперативлары өчен яңа штраф түләү буенча яңа җаваплылык төре барлыкка килде.
Хәзерге вакытта күрсәтелгән оешмалар торак урынны карап тоткан өчен исәпләнгән түләүләрнең нигезсез арттырылуы өчен җаваплы булалар. Штраф күләме артык түләнгән сумманың 50%ын тәшкил итә.
Штраф күпфатирлы йортта торак урын милекчеләренә яисә социаль найм шартнамәсе буенча яки дәүләти яисә муниципаль торак фондындагы торак урынның найм шартанмәсе буенча наймга алучыларга түбәндәге ысуллар белән түләнә:
- торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен киметү;
- штрафны тулы күләмендә түләп бетергәнчегә кадәр торак урын өчен түләүдә бурыч күләмен киметү. Бу очракта түләнергә тиешле түләү законлы көченә кергән суд акты белән расланырга тиеш.
Штрафны түләү чоры – милекчедән яисә наймга алучыдан мөрәҗәгать алынган көннән ике ай соңга калмыйча, әгәр хокук бозу очрагы чыннан да урынлы булса