2018 елга планлы тикшерүләр

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан дүрт планлы тикшерү уздырылачак. Уздырыла торган планлы тикшерүләр кысасында "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ, "Бумажник" торак идарәсе, "Татпромтек" оешмалары идарәсендә булган, шулай ук ТР Тукай районы территориясендә торак фондына техник хезмәт күрсәтүче "Князевское" торак милекчеләре ширкәтенә караган торак фонд тикшереләчәк. 

         Элегрәк әлеге оешмаларга карата планлы тикшерүләр 2014 елда уздырылган иде.

         Тикшерү барышында идарәче компанияләрнең һәм ТМШ торак фондын карап тоту һәм ремонтлау эшенә, заявкаларны кабул итү буенча үзәк-диспетчерлык хезмәте эшенә һәм мөрәҗәгатьләрне карау эшенә бәя биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International