Йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасына хезмәт күрсәтү буенча шартнамәләр төзүгә кагылышлы таләпләр турында мәгълүмат

2018 елның 2 феврале, җомга

Көнкүрештә газ җайланмаларыннан файдаланганда барлыкка килүче хокук бозу очракларына һәм шуларга бәйле аварияле вакыйгаларга бәйле рәвештә, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе күпфатирлы йортларда торак һәм торак булмаган урыннарның хуҗаларына фатирда, күпфатирлы йортта, торак йортта урнаштырылган газ җайланмасын төзек һәм эшли торган торышта карап тоту буенча җаваплы булулары турында искәртә. Шул ук вакытта йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларының эшкә яраклы булуын тәэмин итү аңа хезмәт күрсәтү буенча эшләр комплексын уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Әлеге эшләрне махсуслаштырылган оешма уздыра, ләкин бу эшләрне башкаруга шартнамә төзү шарты белән.

Йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасына хезмәт күрсәтү буенча шартнамә зарури документ булып тора, газлаштырылган йорт (күпфатирлы йорттагы фатир) хуҗасы аны махсус оешма белән төзергә бурычлы.

Йорт һәм фатир эче җайланмаларын техник карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләрнең минималь исемлеге РФ Хөкүмәтенең "Йорт һәм фатир эче газ җайланмасын кулланганда һәм карап тотканда иминлек тәэмин итү чаралары турында" 14.05.2013 № 410 карары белән расланган.

Газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәттән файдаланучыларга игътибар итәргә кирәк: РФ Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары белән расланган Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ китертү кагыйдәләренең 45 п. нигезендә газ бүлүче оешмалар, абонентта махсус оешма белән төзелгән йорт һәм фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә булмаган очракта, абонентка язмача алдан хәбәр итеп, газ китертү буенча йөкләмәләрен үтәүне туктатырга хокуклы.

Күпфатирлы һәм торак йортларда торак урыннары хуҗалырының газ бүлүче оешмаларга, абонентта махсус оешма белән төзелгән йорт һәм фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә төзү буенча РФ законнарында каралган таләпләрне үтәмәгәне өчен, РФ КоАП 9.23 статьясында административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International