2018 елның гыйнварында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 12 тикшерү үткәрелде, аларның 5се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 7 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның гыйнварында, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, ЧЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артык тулган кардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды. Шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар да каралды.
Тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 76,61 мең квадрат метрлы 30 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 40 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 26 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән һәм тикшерегән барлык күрсәтмәләрдә билгеләнгән чорларында үтәлгән, актлар белән ябылган.
2018 елның гыйнварында Чистай ЗТИ гражданнардан 35 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 14се урынга чыгып тикшерелде, аларның 8е инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
Шулай ук 2018 елның гыйнварында, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 4 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә, 6 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 1 кисәтү бирелде.