КФЙ капиталь ремонтлау буенча төбәк программаларын формалаштырганда торак законнары таләпләренең үтәлүе буенча Спас районы прокуратурасы тарафыннан тикшерү уздырылды

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 15 гыйнварыннан 18енә кадәрге чорда, ТР Прокуроры йөкләмәсе буенча, КФЙ капиталь ремонтлау буенча төбәк программаларын формалаштырганда торак законнары таләпләренең үтәлүе буенча Спас районы прокуратурасы тарафыннан тикшерү уздырылды.

Спас районы Башкарма комитеты, "Спас районы Идарәче компаниясе" ҖЧҖ, "Шеронова 23" ТМШ эшчәнлеген тикшерүдә Чистай ЗТИ әйдәп баручы белгеч-эксперты да җәлеп ителде.

Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, 2017 елгы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру кысаларында Спас муниципаль районында 6 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән.

5 йортта капиталь ремонт эшләре билгеләнгән чорында һәм яхшы сыйфатлы итеп гамәлгә ашырылган.

 Болгар ш. Шеронов урамы буенча 20 нче торак йортта җылы белән тәэмин итү системасын ремонтлауда проблемалар килеп чыккан. Җылы белән тәэмин итүнең эчке системасын ремонтлау барышында эшләр графигыннан калышу күзәтелгән, бу исә Спас муниципаль районы бюджетыннан финанс чараларының үз вакытында күчмәвенә бәйле булган. Җылы белән тәэмин итү буенча йорт эче системасын капиталь ремонтлау эшләре 2017 елның 29 сентябрендә тулысынча төгәлләнгән. Эшләр барышында барлыкка килгән проблемаларга карамастан, Болгар ш. Шеронов урамы буенча 20 нче торак йортта җылы белән тәэмин итү системасы төзек эшли, җитешсезлекләр күзәтелми.

2017 елгы программага кертелгән күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнардан капиталь ремонт эшләрен башкарганда Чистай ЗТИ мөрәҗәгатьләр килмәде.

Капиталь ремонт төгәлләнгәннән соң торак йортларны эксплуатациягә керткән вакыттан башлап хәзергәчә төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләрдән башкарылган эшләрнең сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр инспекциягә шулай ук килмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International