2018 елга күпфатирлы йортларда уртак мөлкәтне капиталь ремонтлауның кыска чорлы планын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә караучы районнарда Зәй муниципаль районында гомуми 77 060 065, 64 сумга 93 эш төре буенча 17 күпфатирлы йортта, Түбән Кама муниципаль районында гомуми 746 189 158,66 сумга 340 эш төре буенча 123 йортта, Яңа Чишмә муниципаль районында гомуми 4 337 409,31 сумга 5 эш төре буенча 2 йортта капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан элегрәк уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә, инспекция тәкъдимнәре нигезендә 2018 елгы капиталь ремонт программасына 18 күпфатирлы йорт кертелде, шуның 3 – Зәй МБ, 15 – Түбән Кама МБ.
Инспекция 2018 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы йортларда түбәләрдә, фасадларда, подъездларда тәртипкә салынмаган кабельләрне ачыклау буенча тикшерү эшен төгәлләде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары теркәүгә алынды һәм капиталь ремонт барышында аларны юкка чыгарганчыга кадәр ТКЗТИ контролендә торачак.
Эшләрнең үтәлергә тиешлеген раслаучы барлык фотоматериаллар барлык күпфатирлы йортлар буенча "Татарстан Республикасы Торак фондын мониториглау" мәгълүмат системасына кертелде.