Тәмәке тарту буенча административ хокук бозулар турында эшләр карау

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына әлеге Кодексның 6.24 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар эшләрен карауны (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү өлешендә кертелгән өстәмәләр нигезендә, Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләреннән инспекциягә җибәрелә торган административ материалларны карау эше Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан дәвам иттерелә.

 Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

2017 елда барлыгы 1220 административ материал каралды, аның 355се – Зәй МБ буенча, 865е – Түбән Кама МБ буенча. Гомуми 608000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 1216 карар чыгарылды, 82 322,33 сумлык штрафлар түләнде.

Законнарда билгеләнгән чорда штрафларны түләмәгән өчен 928 административ материал инспекциядән Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International