Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2017 елның 12 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2018 елның 12 аенда гомуми мәйданы 18257,7 мең кв. метрлы 785 күпфатирлы торак йорт тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1914 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1539, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 275, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 100.

Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 789 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 222 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 46, вазифаи затларга – 67, физик затларга – 109. 35 беркетмә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.

Гомуми 1 362 500 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 697 500 сумы – ТКЗТИ, 665 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Фактта штрафларның 1 262 000 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 92,6%ын тәшкил итә.

2017 елның 12 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 28 977,74 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International