Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 6 октябрендәге 1219 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне лицензияләү турында" 2011 елның 30 декабрендәге 1225 номерлы карары белән расланган Биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне лицензияләү турында нигезләмә кушымтасының 9 пунктына үзгәреш кертелде. Әлеге үзгәреш нигезендә "Мичләр, каминнар, җылылык генерацияләүче башка җайланмалар һәм төтен юллары урнаштыру (өю, монтажлау), аларны ремонтлау, тышлау, җылылык белән изоляцияләү һәм чистарту" дигән 9 пункт биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызылын тәэмин итү чараларын монтаждау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне тәшкил итүче эшләр һәм хезмәтләр составыннан төшеп калды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү чаралары турында" 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелгәндә йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренә (алга таба – Кагыйдәләр) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 6 октябрендәге 1219 номерлы карары нигезендә түбәндәге үзгәрешләр кертелде.
Нигезләмәнең 11 пункты түбәндәге редакциядә бәян ителде:
а) күпфатирлы йортларда төтен һәм җилләтү каналлары торышын һәм эшләвен тикшерү, кирәк булганда аларны чистарту һәм (яисә) ремонтлау юлы белән күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту өчен җаваплы затлар тарафыннан, яки аларны тикшерү турында, шулай ук зарурлык булганда күрсәтелгән эшләрне гамәлгә ашыручы оешма белән чистарту һәм (яисә) ремонтлау турында шартнамә төзү юлы белән;
б) йорт биләмәсендә йорт биләмәсенең милекчесе тарафыннан төтен һәм җилләтү каналлары торышын һәм эшләвен тикшерү һәм (яисә) аларны тикшерү турында, шулай ук зарурлык булганда күрсәтелгән эшләрне гамәлгә ашыручы оешма белән чистарту һәм (яисә) ремонтлау турында шартнамә төзү юлы белән.
Кагыйдәләрнең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 30 декабрендәге 1225 номерлы карары белән расланган Биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне лицензияләү турында нигезләмәдә каралган тәртиптә бирелгән лицензия нигезендә тиешле эшләрне башкаруга кертелгән оешма белән тикшерү турында, шулай ук зарурлык булганда төтен һәм җилләтү каналларын чистарту һәм (яисә) ремонтлау турында шартнамә төзүгә нигез булган һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 730-739 статьяларында каралган тәртиптә үтәлә торган 14 пункты көчен югалткан дип танылды.
Бер үк вакытта хәбәр итәбез: юридик затка күпфатирлы йортларда җилләтү һәм төтен каналларын тикшерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм тикшерелгән җилләтү һәм төтен каналларының билгеләнгән таләпләргә җавап бирүе (яисә җавап бирмәве) турында бәяләмәләр бирү өчен Россия ГХМ лицензиясе таләп ителми.
Әлеге эшләрне башкару Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 30 декабрендәге 1225 номерлы карары белән расланган Биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне лицензияләү турында нигезләмәнең 3 пункты нигезендә биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча лицензияләнә торган эшчәнлек төрен тәшкил итүче эшләр һәм хезмәтләр исемлегенә керми.