Татарстан Республикасы прокуратурасының "Бизнес хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр" икенче ачык форумы

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

2017 елның 19 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә IT-парк мәйданчыгында ("Технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркы" ДАУ) ТР прокуратурасы форумы узды, анда бизнес хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Форум спикерлары булып Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары М.Ш. Долгов, Татарстан Республикасы икътисад министры А.А. Здунов, Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Т.Д. Нагуманов, Яр Чаллы шәһәре мэры Н.Г. Мәһдиев катнашты. Дискуссиядә Татарстан Республикасының контроль-күзәтчелек ведомстволары, эшкуарлар, студентлар катнашты.

ТР Дәүләт торак инспекциясе, инспекциянең зоналардагы бүлекчәләре ачык дискуссия форматындагы форум эшендә актив катнашты. Очрашу кысаларында эшкуарлык субъектларының хокукларын яклау мәсьәләләре турында сөйләшенде, хокук куллану тәҗрибәсенә анализ ясалды һәм әлеге өлкәдә проблемаларны нәтиҗәле хәл итү юллары эзләнде. Билгеләп узылганча, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге – бизнес белән күзәтчелек органнары арасында катлаулы багланышлар механизмы ул. Прокуратура тарафыннан даими нигездә эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокуклары үтәлүгә тикшерүләр уздырыла һәм бозу очраклары ачыкланган вакытта прокурор йогынтысы буенча барлык чаралар комплексы күрелә.

Очрашу йомгаклары буенча билгеләп узылганча, прокуратура, күзәтчелек органнары һәм эшкуарлык субъектлары белән шушындый очрашу форматы файдалы һәм яңгыраган тәкъдимнәр прокуратура органнарының һәм күзәтчелек органнарының алдагы эшендә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International