Лицензия алырга теләүчеләр һәм лицензиатлар игътибарына! Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

“Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 31 декабрендәге 485-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 485-ФЗ) нигезендә 2018 елның 11 гыйнварында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләүгә кагыла торган аерым нигезләмәләр үз көченә керде:

I. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия биш елга бирелә. Биш ел узгач лицензиянең гамәлдә булу чоры Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә озынайтылырга мөмкин (тәртибе әлегә билгеләнмәгән). Әлеге чикләмә элегрәк бирелгән лицензияләргә дә кагыла һәм 2018 елның 11 гыйнварыннан башлап санала.

Шул рәвешле, элегрәк лицензиатларга тапшырылган лицензияләрнең гамәлдә булу чорлары 2023 елның 11 гыйнварында бетә. Яңа биреләчәк лицензияләргә килгәндә, аларда лицензиянең гамәлдә булуын билгели торган конкрет даталар күрсәтеләчәк.

II. Лицензия таләпләре исемлеге киңәйтелде.

Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 193 ст. 1 өлешендә түбәндәге эчтәлекле 1.1 пунктчасы өстәлде:

“лицензия алырга теләүченең яисә лицензиатның фирма аталышы күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукы иртәрәк барлыкка килгән лицензиатның фирма аталышы белән бутау дәрәҗәсендә тәңгәл яисә охшаш булмавы”.

485-ФЗ 5 ст. 8 п. билгеләнгәнчә, әлеге лицензия таләбенә җавап бирмәүче лицензиатлар 485-ФЗ үз көченә кергән көннән соң алты ай эчендә, ягъни 2018 елның 11 июленнән соңга калмыйча, үзләренең гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертергә тиеш.

Шул рәвешле, барлык лицензиатларга да кыска вакыт аралыгында үз оешмасының аталышын күрсәтелгән лицензия таләбенә туры китерү предметы буенча тикшерергә кирәк, фирма аталышы бутау дәрәҗәсендә тәңгәл яисә охшаш булу очрагында, түбәндәге эшләрне башкарырга:

а) Юридик затларның бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләр нигезендә аталышы тәңгәл килгән, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы лицензиатларның теркәүгә алыну чорын ачыкларга;

б) теркәлү датасы соңрак булган лицензиатларга үзләренең гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү зарур (оешманың аталышын үзгәртергә кирәк);

в) гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертелгәннән соң лицензиатка законнар нигезендә лицензияне үзгәртеп рәсмиләштерү буенча ТР Дәүләт торак инспекциясенә гариза тапшырырга кирәк.

III. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә лицензия таләпләренең җитди рәвештә бозылу исемлеген раслау йөкләмәсе тапшырылды.

IV. Лицензияне гамәлдән чыгару турында гариза белән судка мөрәҗәгать итү мәсьәләсен лицензия комиссиясендә карау өчен нигезләр исемлеге киңәйтелде.

РФ ТК 199 ст. 2 өлеше яңа нигезләмә белән тулыландырылды, анда Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрында лицензиат идарә итә торган күпфатирлы йортлар турында белешмәләр алты ай дәвамында булмаган очракта, лицензияне гамәлдән чыгару турында гариза белән судка мөрәҗәгать итү мәсьәләсен лицензия комиссиясендә карау күздә тотыла.

Белешмәләр өчен: 485-ФЗ нигезләмәләре белән ТР ДТИ рәсми сайтында (gji.tatarstan.ru) танышырга була – “Эшчәнлек” бите – “Лицензияләү” бүлеге – “Россия Федерациясе норматив документлары” бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International