2017 елның 03 июлендә "Лагуна идарәче компаниясе" ҖЧҖ биналарның милекчеләренең 2017 елның 20 маендагы уртак җыелышы беркетмәсе нигезендә Казан ш. Заслонов урамы буенча № 40 күпфатирлы йорт белән идарә итүгә кереште.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, өченче зат буларак, милекчеләрнең уртак җыелышының легитимлы булуын һәм яңа идарәче оешманы сайлау буенча аны уздыру тәртибе саклануын раслады.
Йорт белән элегрәк идарә иткән "Сфера" ҖЧҖ Казан ш. Заслонов урамы буенча № 40 күпфатирлы йорт белән идарә итүгә кагылышлы техник һәм башка төрле документацияне яңа сайланган "Лагуна идарәче компаниясе" ҖЧҖ идарәче оешмасына тапшырудан баш тартты.
"Лагуна идарәче компаниясе" ҖЧҖ күрсәтелгән документацияне тапшыруны мәҗбүр итүне таләп итеп, Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2017 елның 01 декабрендәге карары нигезендә дәгъваи таләпләр канәгатьләндерелде.