Торак урыннан билгеләнеше буенча файдаланмау турында

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Түбән Кама ш., Шинчылар ур., 13а йортның № 44 фатирында чәчтарашханә урнашуга бәйле рәвештә китерелгән уңайсызлыклар турында мөрәҗәгать килде.

Инспекция уздырган тикшерү барышында № 44 фатирда урнашкан торак урынның билгеләнеше буенча файдаланылмавы ачыкланды, ә атап әйткәндә: № 44 фатирда чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче маникюр салоны урнашкан. Әлеге торак урын торак фондыннан чыгарылмаган, аңа аерым керү ишеге ясалмаган.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча № 44 фатир милекчесе РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлеше буенча? 1500 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча җитешсезлек очраклары бететерлде, торак урын тиешле торышына китерелде һәм хәзерге вакытта билгеләнеше буенча файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International